Икътисад

«Түбәтәй» тиз туклану челтәре Буа районында ярымфабрикатлар производствосы ачарга ниятли

Җитештерү төзү проекты Татарстан Республикасы Инвестицион меморандумына кертелгән.
08.10 13:07

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). «Түбәтәй» тиз туклану челтәре Буа районында ярымфабрикатлар производствосы ачарга ниятли. Җитештерү проекты Татарстан Республикасы Инвестицион меморандумына кертелгән. Шул хактагы карар республика хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Милли татар брендының планнары әлегә кәгазьдә генә, диде «Татар-информ» агентлыгына челтәргә нигез салучы Солтан Сафин. Проектның нечкәлекләре турында әле сөйләргә иртәрәк, диде ул.

«Түбәтәй» ҖЧҖ җитәкчелеге проектның меморандумга кертелүе компания үсешенә ни рәвешле йогынты ясаячагын белми.

Компания әле май аенда ук ярымфабрикатлар җитештерү буенча конвейер ачарга җыенуы хакында хәбәр иткән иде. Тиз туклану челтәре Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Күвәйт базарларына чыгарга ниятли, дип сөйләде агентлыкка компаниянең үсеш буенча директоры Руслан Гыйльметдинов.

  • «Түбәтәй» компаниясенең Россиянең төрле төбәкләрендә 26 сату ноктасы бар.
  • ТР Инвестицион меморандумы 200дән артык оешманың проектларын берләштерә. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты

Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына