Спорт

Капкачы Владислав Подъяпольский “Ак Барс”та беренче "коры" уенын үткәрде

“Ак Барс” командасы “Северсталь”не 0:2 исәбе белән җиңде.
08.10 22:34

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген “Ак Барс” Череповец шәһәрендә “Северсталь”командасын 0:2 исәбе белән җиңде. Шул исәптән, капкачы Владислав Подъяпольский тырышлыгы белән “Ак Барс” капкасына бер гол да кермәде.

Беренче период. Уникенче минутта, күпчелектә уйнап, Джастин Азеведо пасы белән Роб Кликхаммер алка кертте, “Ак Барс” командасы алга чыкты (0:1). Ундүртенче минутта Пол Постма бәрүеннән соң Иржи Секач икенче алканы кертте, моңа хәтле бу уенчының “Северсталь” капкасына бер алка да керткәне булмаган (0:2). Беренче егерме минутлыкта чит ил хоккейчылары активлыкларын күрсәтте.
Икенче һәм өченче периодла алкасыз үтте.

Командалар составы:
“Северсталь”:
Фурх (Магарилов);
Эштон – Бойчак – Гераськин, Кулда – Куляш;
Вовченко – Трубачёв – Лапин, Корнеев – Васильев;
Рябин – Яшин – Щербина, Макаров – Калашников;
Монахов – Карлин – Захарчук, Сычушкин – Лекомцев.

"Ак Барс":
Подъяпольский (Шарыченков);
Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Постма;
Зарипов – Ткачев – Галиев, Юдин – Абросимов;
Лукоянов – Попов – Потапов, Яруллин – Марков;
Клинкхаммер – Бурмистров – Глухов (Кара).

11 октябрь “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Мәскәүнең “Спартак” командасын кабул итәчәк. Уен 19:00 сәгатьтә башлана. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты

Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына