Татар дөньясы

Мәрхүм Расих Латый­пов истәлегенә Гали авылында "Балык тоту" бәйгесе оештырдылар

Җиңүчеләргә бүләккә өреп кабартыла торган резин көймә һәм күчмә кубок тапшырганнар.
09.10 08:39

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында мәрхүм Расих Латый­пов истәлегенә "Балык тоту" бәйгесендә  Равил һәм Эльмира Санатуловлар гаиләсе җиңгән. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

"Расих Латйповның кияве Радик Сафиул­лин каенатасы истәлегенә “Балык тоту” конкурсы уз­дырды. 34 кеше катнашындагы чара бик тә кызыклы һәм күңелгә ятышлы булып узды. Елга буендагы болын көне буе гөрләп торды. Балыкчы мәзәкләре сөйләшеп, Расихыбызны искә алып, балык тотып, вакыт үткәне сизелми дә калды", дип яза Саимә Морзаханова Самара татарлары сайтында.

1 , 2 урыннарны Венера бистәсендә яшәүче Равил һәм Эльмира Санатуловлар яулаган. Аларга бүләккә иң зур карп балыгы, өреп кабартыла торган резин көймә һәм күчмә кубок тапшырганнар.

Ахырда балык тотучылар һәм җан атучылар учак өстендә балык ашы пешергән. Алар табын корып, сөйләшеп утырган.

" Атасының эшен матур гына алып баручы Радикка Аллаһының олы рәхмәтләренә ирешергә язсын иде", диелгән әлеге хәбәрдә. 

  • Расих Латыйпов - Гали авылы эшмәкәре, күп еллар биредәге “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булган. Гали авылында беренче Бөтен­россия авыллар Сабан ­туе, ат чабышлары, “Халкым минем” фес­тивале кебек чаралар үткәрән. Расих Латыйпов 2017 елның 6 мартында вафат булган.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты

Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына