Икътисад

ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнес өчен салым каникуллары кертергә тәкъдим итте

Министрлыкның кече һәм урта бизнес өлкәсендәге яңа предприятиеләр өчен салым каникуллары кертү турындагы тәкъдимен ТР Президенты да хуплады.
09.10 11:20

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Икътисад министрлыгы республикада кече һәм урта бизнес предприятиеләре өчен салым каникуллары кертергә тәкъдим итте. Әлеге тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Дәүләт Советында узган 2019-2021 елларга исәпләнгән республика бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында шул хакта хәбәр итте.

ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев кече һәм урта бизнес өлкәсендәге яңа предприятиеләр өчен салым каникуллары кертү турындагы инициатива белән чыкты. «Федераль законнар бизнес ачу өчен салым каникуллары билгеләү мөмкинлеген бирә, моннан күп кенә субъектлар файдаланды. Бәлки, һичьюгы өстенлекле юнәлешләр буенча каникуллар кертергә кирәктер», - диде депутат.

Фәрит Габделганиев министрлык тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары «миграциясе»нә анализ ясалуын искәртте. «Анализ күрсәткәнчә, без эшкуарларның бер өлешен югалтабыз, алар күрше төбәкләргә күчеп китә. Бу Татарстанда кайбер патентлар буенча бәяләрнең югары булуы белән бәйле. Икенчедән, салым каникуллары кертү. Алар кече һәм урта бизнес өлкәсендәге яңа предприятиеләр өчен генә тәкъдим ителә. Кайбер субъектлар бу каникулларны кабул итмәде. Алар кыска вакытлы – әлеге программа 2020 елга кадәр генә исәпләнгән», - дип искәртте ул.

Министр фикеренчә, шәхси эшкуарлыкны алга таба үстерү салым каникулларын тәэмин итәргә тиеш. «Әлеге мәсьәләне республика Президенты да хуплады. Без шундый инициатива белән чыктык. Ул гамәлгә ашар дип өметләнәм», - диде Фәрит Габделганиев.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татарстан Президенты һәм Тунис Премьер-министры хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Туниска килде.

15 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Роспотребнадзор прививкалардан баш тартмаска өнди, Данил Салиховка "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды, хаҗ кылу өчен юллама бәяләре билгеле.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде

Медальне Татарстан Язучылар берлеге рəисенə Лəйлə Фазлыева белəн Дамир Натфуллин тапшырды.

Миңнеханов Татарстан һәм Мисыр мәдәният министрларына сәнәгатьчеләргә үрнәк булырга кушты

Татарстан Президенты фикеренчә, Мисыр белән Татарстан Республикасы арасында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка караганда тизрәк җайга салына