Фән һәм мәгариф

КФУның эшләрендә уңышка ирешкән чыгарылыш укучылары белән очрашу оештыралар

Бу юлы чыгыш ясаячак спикерларга әле 30 яшь тә юк.
09.10 21:37

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). 11 октябрьдә Казан федераль университетында уку йортын тәмамлап, эшләрендә уңышка ирешүчеләр белән MOST проекты җиденче сериясе уза. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысы игътибарга лаек, бу юлы чыгыш ясаячак спикерларга әле 30 яшь тә юк. Яшь булуларына карамастан, аларның һәркайсы үзе эшләгән өлкәдә инде танылу алган.

“Менеджмент” категориясендә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер чыгыш ясаячак. Ул уку йортын “юриспруденция” белгечлеге буенча тәмамлаган. “Мәгариф” категориясендә EduAbroad (чит ил университетларына керү буенча онлайн-гид) проекты авторы, Россиядәге YourAgora Америка компаниясенең маркетинг буенча директоры Алинә Садриева чыгыш ясар, дип көтелә.

“Бизнес” категориясендә “Түбәтәй” татар хәләл тиз туклану челтәрләренә нигез салучы һәм генераль директоры Солтан Сафин булачак. Ул КФУның геология факультетын “геолог-нефтьче” белгечлеге буенча тәмамлаган.

Очрашу КФУда (Кремль урамы, 18) төп бинаның беренче физика аудиториясендә 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр узачак.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Хаҗ операторы хаҗиларны озата баручыларның ничек сайлануын әйтте

Бездә төркем башлыклары барысы да хәзрәтләр, студентлар юк, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды

Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Соңгы елларда хаҗиларның яшь категориясе үзгәргән

Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, барлык хаҗиларның яртысын – өлкәннәр, яртысын яшьләр тәшкил итә.

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Республикада чагыштырмача җылы һава торышы көтелә.