Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов “ТНВ” өчен яңа бина төзелүе турында әйтте

Бу ТАССР оешуның 100 еллыгына зур бүләк булачак, дип исәпли Татарстан Президенты.
10.10 14:50

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). “Яңа гасыр-ТНВ” телерадиокомпаниясе өчен яңа бина төзү мәсьәләсе карала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Казан” милли-мәдәни үзәге янында ясалган скверны карау барышында шул хакта әйткән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу территорияне төзекләндерү “ТАИФ” ААҖ хәйрия эшчәнлеге кысаларында башкарылган. “Алдагы планнарга килгәндә, без алар турында “ТАИФ” компанияләр төркеме җитәкчелеге белән сөйләштек. Бу, беренче чиратта, “ТНВ” өчен яңа комплекс төзелеше. Хәзерге вакытта проект эшләнә. Якын арада төзү эшләре турында карар кабул ителәчәк. Бу ТАССР оешуның 100 еллыгына зур бүләк булачак”, – дип әйткән Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты “Казан” милли-мәдәни үзәге янында булачак парковка мәсьәләсенә тукталып, аның бер ай я ай ярым чамасы вакыт эчендә әзер булачагын әйткән. “Шәһәр үзәгендә автомобильләр өчен шундый зур парковка булуы бик уңайлы булачак. Моның өчен инвестор компаниягә рәхмәт. “ТАИФ” җитәкчелеге барлык эшләрне сыйфатлы башкарган. Әле алар “ТАИФ” исеменнән балалар өчен парк ясарга да вәгъдә иттеләр. Хәзер җир мәсьәләсе хәл ителә. Бу урын Казан халкы һәм кунаклары өчен үзенә тартып торучы магнит булачак. Мин эш сыйфатын да, биредә кулланылган эш алымнарын да югары бәялим. Барысы да заманча, зәвыклы итеп эшләнгән”, - диде ул.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Хаҗ операторы хаҗиларны озата баручыларның ничек сайлануын әйтте

Бездә төркем башлыклары барысы да хәзрәтләр, студентлар юк, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды

Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Соңгы елларда хаҗиларның яшь категориясе үзгәргән

Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, барлык хаҗиларның яртысын – өлкәннәр, яртысын яшьләр тәшкил итә.

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Республикада чагыштырмача җылы һава торышы көтелә.