Фән һәм мәгариф

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда "Парламент дәресләре"н уздыру дәвам итәчәген җиткерде

Быел республикада әлеге дәресләр унберенче тапкыр үткәрелде.
11.10 14:53

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстанның барлык мәктәпләрендә депутатлар катнашында парламент дәресләре уздыру алга таба да дәвам итәчәк. Катнашырга теләүчеләр саны да елдан-ел арта. Бу хакта республика парламенты президиумы утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

  • Быел республикада укучылар өчен "Парламент дәресләре" унберенче тапкыр уздырылды.


“Республика яшьләренең актив булуы, безнең инициативаларны хуплавы куандыра. Димәк, алар республика, шәһәрнең киләчәгенә битараф түгел. Билгеле булганча, Татарстанда Яшь закон чыгаручылар форумы уза. Ул ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы ярдәмендә оештырыла. Анда яшьләр үзләре әзерләгән закон проектларын тәкъдим итә. Без алга таба да төрле проектлар, чаралар оештырырга һәм яшьләр белән эшләргә телибез", - диде Ф.Мөхәммәтшин.

“Парламент дәресе" яшьләр белән эшләүнең иң нәтиҗәле ысулы булуы билгеләп үтелде. "Һәркем үз хокукларын, бурычларын, Конституцияне, законнарны белергә тиеш. Әлеге дәресләр педагогларда да зур кызыксыну уятты. Тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучылары укучылар белән бергә мөһим документларга тулы бер анализ ясый ала. Парламентарий вәкилләре белән очрашалар һәм дәресләрдә Дәүләт Советы эшчәнлеге, законнар кабул итү турында белем туплыйлар”, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, "Парламент дәресләре" вакытында кайбер мәктәпләрдә укучылар белән махсус парламент оешмалары төзелгән. Бу киләчәктә яшьләргә җәмгыятьтә үз урыннарын булдырырга ярдәм итәчәк. "Кечкенәдән законны белеп үскән бала, җәмгыяттә үз-үзен тоту кагыйдәләрен яхшы беләчәк. Әлеге проект озын гомерле”, - диде Ф.Мөхәммәтшин үзенең чыгышында.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Хаҗ операторы хаҗиларны озата баручыларның ничек сайлануын әйтте

Бездә төркем башлыклары барысы да хәзрәтләр, студентлар юк, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды

Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Соңгы елларда хаҗиларның яшь категориясе үзгәргән

Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, барлык хаҗиларның яртысын – өлкәннәр, яртысын яшьләр тәшкил итә.

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Республикада чагыштырмача җылы һава торышы көтелә.