Мәдәният

Ирада Әюпова популяр кинога каршы чыга: кино - ул идеология

Татарстанның мәдәният министры “Смена” заманча сәнгать үзәгендә журналистлар белән очрашты.
11.10 17:43

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан кинематографиясенең киләчәген популяр кино юнәлешендә түгел, ә идеология булырдай фильмнарда күрә. Бу хакта ул “Смена” заманча сәнгать үзәгендә журналистлар белән оештырылган очрашу вакытында әйтте.

“Кино – ул идеология. Кино төшерер алдыннан без аның белән ни әйтергә теләвебезне ачыклап бетерергә тиеш, - диде ул Татарстан кинематографиясенә бәйле сорауларга җавап итеп. - Кинопопса төшереп кенә эш бармый. Кинематография үсәргә тиеш. Белгечләр чакырып та эшләп булыр иде, әмма без үз белгечләребезне дә үстерергә тиешбез”.

Ирада Әюпова үзенә Татарстанда төшерелгән “Байгал” фильмы бик ошаганлыгын әйтте.

Фильмны Мансур Гыйләҗев сценариесе буенча кинорежиссер Илдар Ягъфәров төшерде.

Ирада Әюпова Казан кинофестиваленең үсеше буенча уйлануларын җиткерде. “Без Казан мөселман киносы фестивален камилләштерү буенча да эш алып барабыз. Аның башка фестивальләр арасыннан аерылып торган “фишкасы”, үзенчәлеге нинди булырга тиеш – бу хакта уйланабыз”, - диде ул.

  • Ирада Әюпованың журналистлар белән очрашуы “Смена” үзәгендә үтте. Министрлык вәкилләре мондый очрашулар квартал саен төрле мәдәни мәйданчыкларда үтәчәк дип вәгъдә итәләр.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Хаҗ операторы хаҗиларны озата баручыларның ничек сайлануын әйтте

Бездә төркем башлыклары барысы да хәзрәтләр, студентлар юк, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды

Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Соңгы елларда хаҗиларның яшь категориясе үзгәргән

Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, барлык хаҗиларның яртысын – өлкәннәр, яртысын яшьләр тәшкил итә.

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Республикада чагыштырмача җылы һава торышы көтелә.