Фән һәм мәгариф

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Әлмәт мәктәбе укучыларына парламент дәресе үткәрә

Республика мәктәпләрендә парламент дәресе 2009 елдан башлап уздырыла.
11.10 20:01

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 16-20 октябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Шул уңайдан ТР Дәүләт Советында Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин да Әлмәт шәһәренең үзе белем алган 7нче мәктәбе укучылары белән парламент дәресе үткәрәчәк. Бүген бу хакта Дәүләт Советы бинасында узган җыелышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова хәбәр итте.

“ТР Дәүләт Советы инициативасы белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында оештырылган быелгы парламент дәресенең темасы - “Парламент, җәмгыять һәм мин”. Әлеге проектта ТР Дәүләт Советында Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша. Ул Әлмәт шәһәренең үзе белем алган 7нче мәктәбе укучыларына парламент дәресе үткәрәчәк. Бөтен кешегә дә бу дәресләр файдага гына булыр. Дәресләрнең максаты – укучыларның фикер сөрешен киңәйтү, аларны дәүләт һәм җәмгыять үсеше, шул исәптән, Татарстан Республикасы тарихы белән таныштыру”, - диде ул.

  • Республика мәктәпләрендә "Парламент дәресе" проекты 2009 елдан башлап уңышлы гына оештырылып килә, быел ул унберенче тапкыр була.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Хаҗ операторы хаҗиларны озата баручыларның ничек сайлануын әйтте

Бездә төркем башлыклары барысы да хәзрәтләр, студентлар юк, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр эшмәкәрләрен KazanSummit 2019 чарасына чакырды

Каһирәдә узган “Татарстан– Мисыр” эшлекле форумында Татарстан һәм Мисыр сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу буенча меморандум имзаланды.

Р.Миңнеханов Сүәеш каналындагы икътисади зона Татарстан инвесторларын кызыксындыруын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр тележурналисты Амро Әбдел-Хәмид - TEN TV телеканалы җитәкчесенә интервью бирде.

Соңгы елларда хаҗиларның яшь категориясе үзгәргән

Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, барлык хаҗиларның яртысын – өлкәннәр, яртысын яшьләр тәшкил итә.

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Республикада чагыштырмача җылы һава торышы көтелә.